DiscoverСүзләрен тормыш,яхшы яңалыклар,Чиркәү җыр-Татарстана Языки/Основными языками в Республике Татарстан - "Слова жизни, хорошие новости, Евангельские песни"
Сүзләрен тормыш,яхшы яңалыклар,Чиркәү җыр-Татарстана Языки/Основными языками в Республике Татарстан - "Слова жизни, хорошие новости, Евангельские песни"
Claim Ownership

Сүзләрен тормыш,яхшы яңалыклар,Чиркәү җыр-Татарстана Языки/Основными языками в Республике Татарстан - "Слова жизни, хорошие новости, Евангельские песни"

Author: Tze-John Liu

Subscribed: 2Played: 86
Share

Description

Сүзләрен тормыш, яхшы яңалыклар, Евангельские җыр - Төп телләре Татарстан Республикасында/Слова жизни, хорошие новости, Евангельские песни - Основными языками в Республике Татарстан/Words of Life, Good News, Gospel Songs - The main languages in the Republic of Tatarstan
48 Episodes
Reverse
=====Слова жизни, хорошие новости, Евангельские песни/Основными языками в Республике Татарстан====   Рәхмәт, хак Тәгаләм!-(татар телендә)/"Thank God, Himself"-Tayar Langauge.3gp   ЯХЪЯ 1/1 Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. 2Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. 3Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган. 4Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.5Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. 6Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.8Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.9Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады. 11Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде. 
"Спасибо пою“-Христианская песня на в комментари("Sing Thank"-Tatar Christian Song).3gp///РӘСҮЛЛӘР 2-22Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте. 23Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. 24Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте, чөнки үлемнең Аны тотып калырга көче җитмәде. 25Давыт Аның хакында болай дигән иде: «Мин Раббыны һәрвакыт Үз алдымда күрдем. Ул Минем уң ягымда, кымшанмам шуңа күрә. 26- 27Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың Син, Үз Изгеңне кабердә черетмәссең Син. Шуңа күрә куана Минем күңелем, шатлана Минем телем, өмет баглап яшәр хәтта Минем бәдәнем. 28Тормыш бирә торган юлны күрсәттең Син Миңа. Миңа шатлык иңдерерсең Үз каршыңда». 29Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган. 30Ә Аллаһы Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак, 31Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйткән. 32Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары. 33Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды. 34- 35Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән: «Раббы әйтте минем Хакимемә: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп түндергәнче, уң ягымда утыр“». 36Шуңа күрә бөтен Исраил халкы моның дөреслеген белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер. 37Тыңлаучылар ишеткән бу сүзләр йөрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соң инде? – диделәр алар Петергә һәм башка рәсүлләргә. 38– Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз. 39Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җавап бирде Петер. 40Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип өндәде. 41Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.
Истинный Господь(на татарском языке)-("True Lord"-in Tatar Language)3gp
Псалом на татарском языке-(Psalm in Tatar Language)..3gp
Кря́шены(keräşen) Tatar-Easter.3gp
Псалом 22(на татарском языке)-(Tatar Language-"Psalm 22").3gp
"Иисус Христос успокаивает шторм"-Татар(Tatar-Jesus Christ Calms The Storm).3gp
"Евангелие от Иоанна 1-21"-(Татар-Gospell of John 1-21).mp3
Tatar ! Follow Jesus! Pray Always! Be Holy Everywhere! Surely Live Forever!.3gp
"О, Боже мой, спасибо"-Татарская христианская песня-Tatar Christian Gospel-"Oh, My God, Thanks".3gp
Татар-"Хорошие Новости"-(Tatar-"Good News").mp3
Татар/Драгоценная жертва и вечная жизнь.mp3-("Precious Sacrifice and Eternal Life")-Tatar.mp3
"Слова Жизни"-Татарский(Афганистан)-(Tatar(Afghanistan)-"Words of Life").mp3
Болезненный юл/Рус теле псалом-("Via Doloros"-Russian Version).3gp
Музыка Рус Чиркәве(Russian Church Choir Music).3gp
Пашха чиркәүдә Св. Казанда-(Paskha service in St Varvara church in Kazan).mp4
Урыс Христианская Җыр/"Войди Минем Йөрәк"-(Russian Christian Song-"Come Into My Heart").3gp
"Кичер мине, Боже"-Песнь рус/(Russian Gospel Song-"Forgive Me, God").3gp
Рус-"Исәпкә Иисуса"/Russian-"Jesus Accounts".3gp
"Яхшы Яңалыклар"-Рус Теле.mp3/Russian-(Good News).mp3
loading
Comments